Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Игелек кылып яшик

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.  “Игелек кылып яшик” дип исемләнгән  очрашуга тумыштан инвалид булган авылдашларыбга кунакка бардык. Мондый очрашулар һәркемнең үз сәләтен, һөнәрен күрсәтүе белән дә ямьле. Җыр-биюләр, соклангыч кул эшләре аларның матур күңел дөньясы, тырышлыгы, дөньядан ямь табып яшәве хакында сөйли. “Һәр йортка – без күчтәнәчләр белән бардык.Алар безне бик җылы итеп каршы алдылар.Тагын шулай онытмыйча ешрак килүебезне сорап калдылар.