Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Акция “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”

Безнең Морт китапханәсендә дә “Көзге мәрхәмәтлелек”атналыгы булып узды.Бу атналыкта без иң беренче күчтәнәчләребезне алып Бөек Ватан сугышы ветераны Бәгданур абыйның хәлен белергә бардык.90 яшь булуына карамастан ул әле аралашырга бик ярата.Чәй өстәле артында ул үзенең яшьлек елларын исенә төшереп алды.Сугышлар гына булмасын инде бүтән дип  безне озатып калды.

8 сыйныф укучылары белән мәктәп музеена бардык.Безне анда Ахтямова Лена каршы алды.Музей экспонатлары белән таныштырды.Морт авылы тарихы турында сөйләде.Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

30 сентябрь көнне картлар көнен билгеләп үттек.Әби-бабайларга чәй өстәле әзерләдек.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.