Көзге яфраклардан да матур яфрак юк
25 сентябрь көнне Морт авыл китапханәсендә “Көзге яфраклардан да матур яфрак юк”дип исемләнгән мастер класс үткәрдек.Балалар белән көзге яфраклар ярдәмендә матур-матур картиналар,букетлар ясадык.Табигать материаллары белән эшләү - ул экологик тәрбия булып та тора.Балаларны табигатьне яратырга,аның матурлыгын күрә белергә өйрәтергә,ә иң мөһиме –аңа сакчыл караш тәрбияләү дә әле ул.