Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе

 18 октябрь көнне Морт авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе уздырылды. Очрашуга авылның ак яулыклы апалары чакырылган иде. Иң башта мөнәҗәт жанрына аңлатма бирелде, килеп чыгышы һәм төрләре белән таныштырылды.

Алга таба һәр темага аерым-аерым мөнәҗәтләр әйтелде. Аларны авылның апалары берәм-берәм дә, бергәләп тә яңгыратты.Без дә үз чиратыбызда мөнәҗәтләр әйттек, бәетләр укыдык.