Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Йолдызларга юл

«Йолдызларга юл» - 12 апрель көнне Морт авылы башлангыч сыйныф укучылары  өчен Морт авыл китапханәсе хезмәткәре үткәргән танып белү сәгате шулай дип аталды. Балалар Җир орбитасында дөньяда беренче ясалма Җир иярчененең чыгарылуы турында белделәр, ул кешелек тарихында космик эраны ачты. Исемнәр йолдызлыгында иң яктылары – планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин исеме яңгырады. Укучыларга планеталар турында видео күрсәтелде. Очрашу ахырында балалар “Космос нәрсә ул?” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.