Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Нәүрүз мөбәрак булсын!!!

18 март көнне Морт авылында китапханә, мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә "Нәүрүз" бәйрәме оештырылды. Иң башта бу бәйрәмгә кызыклы  программа әзерләнде. Кунакка бәйрәм хуҗалары итеп Нәүрузбикә һәм Кыш бабай чакырылган иде. Авыл халкы, балалар  бәйрәм кунаклары  белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, татар халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле итеп чәй эчтеләр, барысы да кайнар коймак һәм тәмле ботка белән сыйландылар. Нәүрүз-бәйрәме - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.