Яшь герой-антифашистлар көне - День юного героя-антифашиста.
Ел саен 8 февральдә без яшь герой - антифашистларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган.
Истәлекле көнгә 8 февральдә Морт авыл китапханәсендә 4 -7 сыйныфы укучылары өчен «Яшь герой - антифашистлар көне» дигән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләнде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Вала Котика һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Батырлык дәресе герой балалар турында кино карау һәм «Яшь герой-антифашист көне» күргәзмәсен тәкъдим итү, күзәтү белән үрелеп барды.
Мондый чаралар яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән таныштыра, гаделлеккә, җаваплылыкка өйрәтә.