Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яшьтән бирле хәсрәт йотып.

17 январь көнне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Афзаловага багышланган кичә булып узды.

 Җырчыга багышланган китап күргәзмәсе ясап куелды. Әлфия Афзалованың “Үзем турында” китабына күзәтү ясалды. Бу китабын җырчы үзенең язучы дуслары ярдәме белән иҗат иткән. Үзенең сәхнәдә 45 ел эшләве, сәхнәдәш дуслары , туганнары турында чын ихласлык белән язган. Ятимлектә үткән балачагы, тырыш хезмәт белән кичергән тормыш юлы турында исендә калганнарын кызыклы хатирәләр итеп сөйләгән.

 Бик матур һәм эчтәлекле бәйрәм кичәсендә өлкән буын кешеләр дә бар иде. Алар да үзләренең яшьлекләрен искә төшереп Әлфия апаның репетуарыннан җырлар җырладылар.