Батырларыбыз белән горурланабыз
Морт авыл китапханәсендә “ Батырларыбыз белән горурланабыз “исемле китап күргәзмәсе янында күзәтү булып узды. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләүче китаплар белән таныштырды. Балаларга Ватан тарихы вакыйгалары турында гына түгел, ә сугышчыларның батырлыклары, аларның Ватанга булган мәхәббәте, кыю һәм куркусыз булган кешеләр турында да сөйләде.