Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Розалия апада кунакта.

3 декабрьдә Инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көне кысаларында китапханәче Зәлия Садыкова китап укучысы  Розалия Николаевнага  чираттагы мәртәбә килеп китте, аңа  газета-журналлар, күчтәнәчләр  алып килде. Китапханәче  бу йортта  еш кунак, шуңа күрә  аның килүенә Розалия апа һәрвакыт шат.

Ләкин, кызганычка каршы, Розалия апа йөри алмый, аны китапханәдә үткәрелә торган мәдәни чараларда катнашуга җәлеп итү мөмкинлеге юк. Шулай булса да ел дәвамында газета-журналлар белән даими рәвештә таныштырып торыла.