Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Балалар фольклоры иле.

2022 ел – Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Мирасыбыз  турында истә тоту мөһим, чөнки безнең дәвамчылар булып балалар килә. Аларга милләтебезнең асыл ташы булган   үзенең сәнгате, гореф-гадәтләрен өйрәтү безнең төп бурыч булып тора.

22 ноябрьрда китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  балаларны  сәяхәткә  "Балалар фольклоры иле" нә  чакырдык,  анда балаларны "фольклор" төшенчәсе белән, аның жанрлары белән таныштырдык.  Балалар алдавыч әкиятләр белән таныштылар, санамышлар әйттеләр, табышмакларның җавабын табуда  актив катнаштылар;  Чарага "Татар  халык әкиятләре" китап күргәзмәсе ясалды. Чараның максаты: балаларны татар халкының мәдәнияте, сәнгате,  гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.