Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

"Мин һәм минем Республикамның Конституциясе»

Морт  авылы китапханәсендә укучылар өчен Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү   көненә багышланган чара узды. Чараны  Республикабыз  турындагы  шигырь белән ачып җибәрдек. Татарстан Республикасы  Конституциясен кабул итү тарихы турында сөйләдек.

Балалар Татарстан Конституциясенең кайбер законнары  һәм кабул итү тарихы белән таныштылар, республиканың төп символларын искә төшерделәр. Алган белемнәрен ныгыту өчен " Әйе! Юк!" уенын уйнаттык . Балалар кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Чара ахырында балаларны  Конституция көне белән котладык  һәм Татарстан Республикасының лаеклы гражданнары булуларын, үз хокукларын һәм бурычларын үтәүләрен теләдек .