Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме безнең мәктәп белән берлектә үткәрелде. Балалар бик нык тырышып шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, өлкән сыйныф укучылары аларны чын күңелдән котлап аларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кызыклы уеннар оештырылды. Экраннан балалар үзләренең бик бәләкәй чакта төшкән фотоларын карадылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.