Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

«Икмәк - барысына да баш»

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борыңгы һәм гаҗәеп продуктларының берсе.

Морт авылы китапханәсендә балалар өчен оештырылган «Икмәк - барысына да баш» дигән белем сәгате нәкъ менә икмәккә багышланган иде. Чара барышында балалар икмәк барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Борынгы икмәкне «жито», «яшәргә»сүзеннән атаганнар. "Икмәк - барысына да баш», ”Икмәк ил байлыгы”, ”Икмәктән олы булма”, ”Икмәкнең валчыгын да җиргә койма” - дигән мәкальләрне, әйтемнәрне, икмәк турында табышмакларны санап чыктылар. «Безнең икмәк турында» дигән әдәби викторина сорауларына җавап биреп, балалар үз белемнәрен күрсәттеләр. Танып-белү сәгатендә икмәк турында шигырьләр яңгырады. «Өстәл янына күмәч килсен өчен нинди һөнәрләр кирәк»дигән тема буенча фикер алыштылар.

Чара азагында балалар үзләре өчен икмәкнең ни өчен җир могҗизасы дип аталуын һәм аның кеше тормышында нинди урын алып торуын ачыкладылар.