Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“ Без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар!”

12 октябрьдә  беренче сыйныф укучыларына " Без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар!” дип исемләнгән кичә әзерләнде.

Балалар кичә барышында үзләренең инде нәни түгел, ә чын мәктәп укучылары булуларын исбатладылар. Безнең белән бергә алар белемнәрен тикшерделәр, дәресләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, портфельне дөрес җыярга кирәклеген күрсәттеләр.Табышмакларга җавап бирделәр.

Кичә балалар өчен бик күңелле узды. Соңыннан укучылар татлы призлар белән бүләкләнде.