Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Тыл ветеранында юбилей.

Озын гомерле кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде. 5 октябрьда тыл һәм хезмәт ветераны, Морт авылында яшәүче Хисамутдинов Расих Борхан улына 90 яшь тулды. Бу көнне аны китапханә, мәдәният хезмәткәрләре  һәм Морт авыл җирлеге башлыгы Закиров Фаиз Файзрахман улы юбилее белән котладылар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Расих Борхан улына нык сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан ярату һәм кайгыртучанлык теләделәр.

Расих абый  1932 елның 5 октябрендә Морт авылында туа. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда туган колхозында төрле эшләрдә эшли. Бик күп еллар Морт авылында мәдәният йорты директоры булып тора. Татарстан Республикасының  Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булучы ветеран.