"Россия флагы-безнең горурлыгыбыз! "
Морт авыл китапханәсендә «Россия флагы-безнең горурлыгыбыз! " дип исемләнгән китап - иллюстратив күргәзмә төзелде. Анда Россия тарихы турында китаплар һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан китапханәгә килүчеләр Россия тарихында флагның барлыкка килүе, рәсмиләшүе һәм әһәмияте турында беләчәкләр.