Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Дәһшәтле елларны онытмагыз.

Морт  авылында обелиск янында «Дәһшәтле елларны онытмагыз»дип исемләнгән митинг узды. Митингта ветераннар советы әгъзасы,   Морт авылы  мәктәбенең  җәйге  лагерена йөрүче укытучылар һәм балалар, Морт авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре  катнашты.

Китапханә укучысы Иванова Полина   «Помните»шигырен укыды.

Ватанны сакларга киткән авылдашларны, аларның сугышчан гамәлләре, аларның батырлыклары турында укучыларга сөйләдек. Һәлак булган якташларны искә алдык  һәм  һәйкәл янында чәчәкләр салдык.