Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

«Язлар белән кил син безгә Тукай”

Апрель ае-бөек шагыйребезнең туган ае,шигърият ае.Без дә Г.Тукайның туган көнен бәйрәм иттек.Кичәбезне “Туган тел”җыры белән башлап  җибәрдек.Аннан соң инде шигърият бәйрәмен балалар үзләренең  чыгышлары белән дәвам иттеләр. Алар Г.Тукайның шигырьләрен матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.Безнең бурыч,балаларга  шагыйребезнең әкиятләре,шигырьләре ярдәмендә  кешелеклелек,шәфкатьлелек сыйфатлары ,туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү,ялганлашмау,җәнлекләрне,табигатьне яратырга өйрәтү,аларны рәнҗетергә ярамауны сабыйларның күңеленә сеңдерү.