Алабугада сабантуй бәйрәме.
Сабантуй бәйрәме –ул беренче чиратта чәчүләр беткәч уздырыла торган бәйрәм , икенчедән милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Мәйданчыкны гына алыйк, районыбызда бердәм, дус , тату яшәүче милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган иде. Татар – халык ашларын пешерүгә, чигү буенча, тегү буенча мастер класслар үткәрелде, милли уеннар уйнатылды.
Тирә-якны яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Алабуга районында бердәм һәм дус-тату яшәүче күп милләтле халыкларның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Һәр йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы белән үзенә чакырып торды. Биредә борынгы һөнәрләрең серләренә төшенергә мөмкин иде. Аларның һәркайсында диярлек йөреп чыккан бәйрәм кунаклары зур тәэсирләр алдылар.