Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

"Балачакта кунакта"

Балачакта кунакта.

1 июнь көнне Морт авыл  китапханәсендә "Балачакта кунакта" дип исемләнгән күңелле балалар көне үткәрелде. Бу бәйрәм көнендә китапханәдә күңеллелек һәм игелеклелек атмосферасы хөкем сөрде. Китапханәгә кунакка  Морт мәктәбе укучылары килде. Яшь китап укучылар әдәби - уен конкурсларында катнаштылар ,төсле акбур белән кояш рәсеме ясадылар һәм мультфильмнар карадылар. Китапханәдә көн бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм уңай тәэсирләр алдылар.