Тәмәкегә юк дип әйтик
31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә.
Бу датага 31 май көнне 14 нче китапханә-филиалында " Тәмәкегә юк дип әйт!" дип исемләнгән чара узды. Чара барышында балалар тәмәке тарту проблемасы, аның турыдан-туры тәмәке тартучы организмына гына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә начар йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Яшь организмга тәмәкенең нинди зыянлы булуы турында һәм аның ничә төрле агулы матдәләрдән торуы турында сөйләделәр.