Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Китапханә – серле дөнья.

16-27 сенә кадәр китапханәчеләр көненә китапханәләрдә  бәйрәм акцияләре уза. Морт авыл китапханәсе дә бу акциягә кушылды. 23 май көнне без балалар  белән Морт авыл китапханәсенең тарихы  турында әңгәмә уздырдык.

Китапханә – беренчедән матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш , язучылар, китаплар, китапханә тарихы белән танышасың.  Безнең әңгәмә дә китапханә тарихы белән бәйле иде. Кайчан барлыкка килгән ул китапханәләр? Морт авылында кайчан беренче китапханә ачылган? Ул заманнарда авыл халкы хәреф таныганмы? Һәм башка бик күп сораулар.

Балалар өчен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч сораулар иде. Алар бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар. Әңгәмә азагында Морт авылы тарихы турында альбом карадылар.