Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Безнең истәлекләр

19 май көнне Морт авыл китапханәсе,  Морт Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  “Безнең истәлекләр” дип исемләгән пионериянең  100 еллыгына багышланган кичә узды. Барлыгы 13 кеше катнашты.

Кичә пионер оешмасына багышланган викторина сораулары белән башланып китте. Ничәнче елда оешкан? Пионерның уставлары, девизы, отрибутлары һәм башка кызыклы сораулар бик күп иде.

Алга таба һәр катнашучы үзненең пионер вакытыннан кызыклы булып истә калган  берәр вакыйганы искә төшереп сөйләп узды. Үзләренең отряд исемнәрен, девизларын да искә төшереп әйтеп киттеләр. Пионер җырлары да искә төшереп җырланылды.

Кичә бик кызыклы һәм күңелле узды.