Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Ватан,батырлык, дан турында!

5 май көнне Морт авыл китапханәсендә “Ватан, батырлык, дан турында!” дип исемләнгән патриотик китап атналыгы башланып китте. Укучылар белән Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” дип исемләнгән китабына кычкырып уку оештырылды.

Нәби Дәүли сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр  сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә.1945 елның апреленда берничә әсир белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1957 елда аның “Яшәү белән үлем арасында” исемле романы дөнья күрә.