Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

«Тукай - халыкның үз баласы».

26 апрель көнне  бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне унаеннан, "«Тукай- халыкның үз баласы» исемендәге әдәби кичә үткәрелде. Башта шагыйрьнең кыскача тормыш юлына, иҗатына сәяхәт кылдык. Аның шигырьләренә, әкиятләренә тукталып фикер алыштык. Әдәби кичәбез китапханәгә килгән һәр сыйныф укучылары белән халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән тирәнтен танышып, аның китапларын кулларына алып кайтып киттеләр.