Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“Шаярыгыз, көлегез – файдасы күп белегез!”

1 апрель көнне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә оештырылган халыкара көлке көне билгеләп үтелде. “Шаярыгыз, көлегез – файдасы күп белегез!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалып куелды. Монда Ләбиб Лерон, Фәнзаман Баттал, Нәҗип Мадъяров китаплары һәм Чаян журналы  урын алды.

Авыл халкы белән төрле кызыклы уеннар оештырылды. “Кем иң кызыклы көлдергеч сөйли” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Кичә бик күңелле һәм эчтәлекле узды.