"Ибраһим абыйда кунакта"
«Ибраһим абыйда кунакта”:китап күргәзмәсенә күзәтү
14 мартта Морт авыл китапханәсендә – татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән “ Ибраһим абыйда кунакта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә язучының татар телендә басылган китаплары урын алды.
Китапханәче укучыларны Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм аның әсәрләре белән таныштырды.