Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“Моңлы бер җыр“

15 февральдә Морт авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Моңлы бер җыр“ дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.

Китапханәче Садыкова.З.Х герой-шагыйрьнең “Ышанма” шигыре белән кичәне ачып җибәрде. Хидиятуллина Рәмзия, Гаффанова Гөлфинә, Ахтямова Альфира М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.Бәләкәй кызчыгыбыз Раяна “Күке” шигырен яттан сөйләде. 5 сыйныф укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен матур итеп сөйләп күрсәттеләр, “Салют сиңа Муса Җәлил” җырын башкардылар. Кичә азагында Муса Җәлилгә багышланган кино карадык.

Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды.