Новый год
6 январь көнне Морт авылы мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Балалар “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Чүпләмле” халык уеннарын яратып уйнады, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.”Яшьлек” ансамбле үзенең биюлерә белән шатландырды. Кыш бабай белән кар кызы балаларга бүләкләрен өләштеләр.