Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яңа елга әзерлек

Морт авыл китапханәсендә, мәдәният йортында яңа ел бәйрәмен уздыру өчен әзерлек эшләре башланды. Авыл китапханәчесе Садыкова Зәлия һәм Морт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә кардан сыннар ясадык. Аларны авыл халкын, балаларны сөендереп торсын өчен матур итеп бизәп куйдык.