Китапханәдә хәтер көнен искә алды
11 октябрь көнне Морт авыл китапханәсендә Казан ханлыгын басып алганда шәһит киткән милләтәшләребезне искә алу максатыннан “Хәтерлеме без ” дигән өлкәннәр белән берлектә кичә уздырылды. “15 октябрь – Хәтер көне” - китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү үткәрелде. Шул темага багышланган бәетләр, мәнәҗәтләр укылды.Кичәдә катнашучылар безнең тынычлыгыбыз, бәйсезлегебез, дәүләтебез өчен көрәшкәннәрне зур хөрмәт белән искә алып, үз фикерләре белән уртаклаштылар.