Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Без Тукай оныклары.

24 апрель көнне Морт авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 135 еллыгына  “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән шигърият кичәсе булып узды. Кичә бик матур һәм эчтәлекле иде. Балалар Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тукайның балачагы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде һәм сөйләнелде. Алабуга сәнгать көллиятендә укучы авылдашыбыз Гаффанов Илназ Г.Тукайның “Пар ат” шигырен аеруча күңелгә үтеп керерлек итепбашкарды.  Бәйрәм барыбызга да бик ошады.