Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яна ел бәйрәме

11 январь көнне Морт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәребез өчен яңа ел бәйрәме оештырылды. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән кар кызы өлкәннәребезне яңа ел белән котлады. Яшьлек елларын искә алып,шул вакытта җырланган җырларны  гармун белән бик матур итеп җырлап утырдылар.Чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Өлкәннәргә яңа ел бик ошады.