“Без татарлар,туган телебез татар теле”
21-февраль – Халыкара туган телләр көне.Шул уңайдан Морт авыл китапханәсендә “Без татарлар,туган телебез татар теле”, “Татарстан – күпмилләтле республика” дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырылды.Күргәзмәдә “Татар халык иҗаты”, “Иң матур сүз”, “Татар балалар фольклоры” , чуваш, удмурт, үзбәк авторларының әсәрләре урын алды.