Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Салют сиңа Муса Җәлил.

 13 февраль көнне Морт  авылы  китапханәчесе Садыкова.З.Х , мәдәният йорты хезмәткәрләре, Морт авылы мәктәбе укытучылары берлегендә   "Салют сиңа Муса Җәлил" дип исемләнгән Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелде. Кичә шагыйрьнең балачагына багышланды. Балалар Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, "Куян" шигырен сәхнәләштерделәр, " шагыйрьнең балачак истәлекләре белән таныштылар. Кичә Муса Җәлилнең тормыш юлы турындагы фильм карау белән тәмамланды.