Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан кычкырып укулар узды

Морт авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан кычкырып укулар узды.

    Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.