Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Без укырга яратабыз.

Морт авылы мәктәбендә кунакта булдык. Китапханәче Садыкова.З.Х   укучыларны балалар өчен килә торган журналларның яңа басмалары белән таныштырды. ”Ялкын”, ”Салават күпере”, ”Сабантуй”,” Көмеш кыңгырау”,  ”Непоседа”, “3\9 царство». Матур, рәсемле, бай эчтәлекле бу журналлар балаларның якын дусты һәм киңәшчесе. Бу басмалар укучыларыбызны яңа шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, файдалы киңәшләр , аш –су пешерү серләре,  яңалыклар белән таныштырып тора.