Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Гаилә – горурлыгым.Күп бала-күп бәхет.

12 июль көнне Морт авыл китапханәчесе  З. Х. Садыкова һәм Морт авылы мәдәният йорты хезмәткәре Ф. Шагидуллина  күп балалы Юнусовлар гаиләсендә кунакта булдылар.  Гаилә башлыгы Юнусов Нияз һәм аның тормыш иптәше Эльвира үзләренең хуҗалыклары белән таныштырдылар. ”Күп балалы әни булачакмын” ,-дип уйлаган идегезме дигән сорауга : “Әйе,бу минем иң зур теләгем иде”,- дип җавап бирде Эльвира.