Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

"Сатирик язучы Фәнзаман Баттал”

Сатирик язучы  Фәнзаман Саитбатталов (әдәби псевдонимы - Фәнзаман Баттал) 1939 елның 16 февралендә туган. Ф. Баттал киң җәмәгатьчелеккә  сатирик язучы һәм публицист буларак билгеле. Башта Фәнзаман  Баттал хәбәрче һәм радиотапшырулар алып баручы буларак киң таныла. Философ әсәрләре аның каләме астыннан 1956 елдан чыга башлый. Аның «Бака да бата», «Сигезенче оҗмах», «Аз-азлап кына» һәм башка китаплары укучыларда һәм әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.

Язучының 85 еллыгына китапханәдә Баттал әсәрләре тәкъдим ителгән "Сатирик язучы Фәнзаман Баттал” дигән китап күргәзмәсе урнаштырылган. Күргәзмәдә шулай ук аның тормышына һәм иҗатына багышланган вакытлы басмалардан әдәбият та куелган.