Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

Флешмоб "Миннуллины укыйм"

"Сабантуй" журналы балалар өчен Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган "Миннуллины укыйм" дип исемләнгән флешмоб игълан иткән иде.

Әлеге флешмобка  Хлыстово авыл китапханәсе дә  бик теләп кушылды. Хәбриев Муса  Роберт Миңнуллинның "Ветераннар килә" шигырен укучыларга тәкъдим итте. Диплом белән буләкләнде.