Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

Сөембикә журналына 110 ел

2023 елда хатын-кызлар өчен нәшер ителүче  «Сөембикә» журналына 110 ел тула. Шул уңайдан,  24 октябрь көнне,  Хлыстово авыл китапханәсендә «Сөембикә журналына 110 ел»  дигән әдәби күзәтү узды. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте,  яраткан бүлек-сәхифәләр, темалар турында әңгәмә уздырды. Күргәзмәдә «Сөембикә» журналының яңа саннары да, «Азат хатын» исемле иске саннары да тәкъдим ителде.

Журналга нигез салынганнан бирле хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басыла; театр, сынлы һәм музыка сәнгате үсеше мәсьәләләре яктыртыла, йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басыла.