Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

“Роберт Миңнуллин-балалар язучысы”

1 август — Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның туган көне. Хлыстово  авылы китапханәсендә балаларның яраткан шагыйрен искә алу  оештырылды. Чара барышында  укучылар  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, “Роберт Миңнуллин-балалар язучысы” темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Соңыннан шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Әлеге чара  “Китапсан”  җәйге республика китап марафоны проекты кысаларында уздырылды.