"Халкыбызның рухи остазы"

 2016 елның 28 нче январендә 2 нче номерлы китапханәдә – мәшһүр тарихчы, галим, педагог, җурналист, шәрек белгече, философ, мәгърифәтче, имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф акыл иясе Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш һәм иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә узды.

      Кичәнең максаты: Укучыларны Ризаэтдин Фәхреддин киңәшләренә нигезләнеп тәрбияле  бала һәм тәрбиясез бала турында белемнәрен киңәйтү, нәтиҗә  чыгара белү, үз- үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

      Җиһазлау: ноутбук, электрон презинтация, китап күргәзмәсе, Ризаэтдин Фәхреддиннең фикерләре, киңәшләре, нәсихәтләре язылган таблицалар.

   Кичә барышында китаханәчеләр укучыларны Ризаэтдин Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар.  Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Укучылар Ризаэтдин Фәхреддиннең  “Нәсихәт” китабына тукталып үттеләр. Тәрбияле бала темасына өзекләр, коръән аятләре  укыдылар. Кичә җыр һәм музыка белән үрелеп барды.

    Кичәгә 5 нче һәм 16 нчы мәктәпнең  5,7,8 сыйныф укучылары һәм укытучылыры килде.

    Кичәдә 40 кеше катнашты.