«Дәвамлы юллар» - Сәрия Бикмөхөммәтованың тууына 75 яшь.

2015 нче елның 2 нче нояберендә Әлмәт шәһәренең 2 нче номерлы китапханәсендә шагыйрә, Р.Төхфәтуллин премиясы лауреаты Сәрия Галиәхмәт кызы Бикмөхәммәтованың иҗат кичәсе үткәрелде. Кичәдә Әлмәт язучылар оешмасы рәисе Шагиев Р.Ш., рәис урынбасары язучы Әхмәтшина М.,”Кызыл каурыйлар” оешмасы язучылары, Әлмәт сәүдә техникумы студентлары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Ә.И. һәм шәһәр китапханәчеләре катнашты.

Китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Кичә, язучыларның тәбрикләүләре һәм җырлар белән үрелеп барды. Очрашу юбиляр белән күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Кичәдә 50 кеше катнашты.