“Гомер-үзе бер моң, яшәү үзе матурлык”!

   2015 елның 2 нче октяберендә сәгать 12 дә Саба районында яшәп иҗат итүче язучы, “Бәллүр каләм” иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы – Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу кичәсе үткәрелде.

    Кичәдә Әлмәт язучылар оешмасы әгъзалары, 5 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары, татар теле укытучылары һәм ктапханәнең даими укучылары катнашты.

    Китапханәчеләр язучының тормышы белән таныштырып үттеләр. Ә аннары язучы Гөлсинә ханымга сүз бирелде. Ул үзенең “Күгәрчен оя корганда”, ”Ефәк кулъяулык”, ”Карлы миләш тәме”, ”Томанлы төн” исемле китапларының язылу тарихлары белән таныштырып китте. Андагы геройларның кичерешләре, мәхаббәт тарихлары, эчкерсез саф күңелле булулары белән китап укучыларда соклану хисе уятты. Кичәдә “Гомер-үзе бер моң, яшәү үзе матурлык”! дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

Барлыгы 40 кеше катнашты.