"Шушы яктан, шушы туфрактан без"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татар шигриятен сөючеләргә Клара Булатова исеме бик таныш. К.Булатова шигърияткә 50-60 елларда, үз заманының ашкынулы уй - кичерешләрен, оптимистик күтәренке рухын чагылдырган Яшьлек, Мәхәббәт җырчысы буларак килеп кергән язучы. Шушы көннәрдә, күренекле язучы, укытучы, СССР язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины һәм Г.Тукай премиясе лауреаты 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән кичәләр узачак.