Иң татлы тел – туган тел

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

1999 елда 21 февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу көн юкка чыгып баручы телләрне саклау, устеру, туган телдә белем алу, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла.

Туган телебез – татар теле, зур тарихлы, җырлы, моңлы тел. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татар теле үзенең төзеклеге, формасы, эзлеклелеге буенча дөньяда – 4, ә күпьяклы, киң танылган булуы белән 14 урында тора. Туган тел көнен бөтен илләрдә олылап билгеләп үтүнең әһәмияте гаять зур. Әмма хәзерге заманда туган телнең хәлен кайгырту елның бер көнендә генә түгел, һәр көнендә булырга тиештер, мөгаен.