Якташ язучыбыз Рафаил Газизовның юбилеена багышланган район бәйгесе нигезлэмэсе
Бәйге якташ язучы Рафаил Газизов иҗатын өйрәнү, пропагандалау, "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һем Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
1. МАКСАТ
- Якташ язучыбыз Рафаил Газизов иҗатын пропагандалау.
- Балаларда туган илгә патриотик хисләр, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
2. БУРЫЧЛАР
- Яшь талантларны барлау, иҗади үстерүгә шартлар булдыру;
- Иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;
- Якташ язучыларыбызның иҗатын пропагандалау.
3. ОЕШТЫРУЧЫЛАР
- Мамадыш “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”;
- “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе.
4. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ
Бәйге 2 этаптан тора:
I этап – сайлап алу туры. (2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 16 мартына кадәр).
II этап – 25 апрель - җиңүчеләрне бүләкләү (Район мәдәни чарасы)
5. БӘЙГЕНЕҢ ТАЛӘПЛӘРЕ
Бәйгедә аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар катнаша. Катнашучыларның яше:
- 10-15 яшь;
- 16-30 яшь;
- 30 яшьтән өлкәнрәк.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- шигырь сөйләү:
- хикәяләр сөйләү;
- җырлар;
- әсәрләре буенча иҗади эш.
Катнашучы Рафаил Газизов иҗатыннан шигырь, хикәя, җыр башкара.
Бәйгенең беренче туры түбәндәге адрес буенча үткәрелә:
Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 30/13 йорты, Үзәк китапханә. Белешмәләр өчен телефон номеры: 88-55-63-3-26-50
Заявкаларны катнашучы үзе белән яки түбәндәге электрон адрес буенча җибәрә ала: sbsmamad@mail.ru
6. БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ ЯСАУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ
Бәйгедә катнашучыларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяли. Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Әмма жюри хөкеме буенча һәр номинациядә барлык призлы урыннар яки Гран-при билгеләнмәскә дә мөмкин.
Бәйгенең нәтиҗәләре 25 апрельдә Район мәдәният йортында узачак йомгаклау мәдәни чарада игълан ителәчәк.
7. ЖЮРИ СОСТАВЫ
1. Газизов Р.Ш. – язучы;
2. Миннегалие М.Х. – “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе;
3. Шәрифуллина Л.З. - “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры;
4. Галиева Р.З. – шагыйрә.
5. Гыйззәтуллина З.Г. – укытучы Лицей №2