Центральная детская библиотека

ЮХИДИ башлыгы белән очрашу

Үзәк балалар китапханәсендә Биектау районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы полиция майоры Әсәдуллин А.Р. һәм Биектау районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сафиуллина А. Р. белән очрашу булды. Айрат Ринат улы балаларга урамда үзләрен ничек тотарга, киемдәге яктылыкны чагылдыручы элементлар турында җентекләп сөйләде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга китергән мисаллар китерде. Балалар үзләре дә очрашуда актив катнаштылар, кунакларыбызга күп сораулар бирделәр.